Avsnitt
-
әл-Үәһһәб - Ул алмашка бернәрсә таләп итмичә теләгән кешесен Үзе теләгәнчә мул итеп бүләкли. Ул, ихтыяҗларны сораусыз, нигъмәтләрне күп вә даими-өзлексез биреп Бүләкләүче.
Бу исем Коръәндә өч тапкыр искә алына, мәсәлән:
Әли-Гыймран:8,
Садь:9,
Садь:35, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
әл-Карийб - Ул барча мәхлукатлар-га да Якын, һәм Аның якын булуы ике төрле:
1) Гомуми якын булуы. Ул Үзенең гыйлеме, хәбәрдарлыгы, күзәтүе, шаһитлыгы һәм чолгап алуы белән барчасына да Якын.
2) Аерым, махсус якын булуы. Монысы Аңа гыйбадәт кылган, Аннан сораган вә Аны яратканнарга карата билгеләнә.
Аның аерым, махсус якын булуы, ул кешеләргә карата Аның мәхәббәтен, ярдәмен, дога кылучыларга җавап бирүен, гыйбадәтләренең кабул итүен һәм әҗер-саваб белән бүләкләүен белдертә.
Бу исем Коръәндә өч тапкыр искә алына, мәсәлән:
әл-Бәкара:186,
Сәбә:50,
һүд:61, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.
әл-Мүҗийб - Ул Үзенең колларының догаларына, сорауларына җаваб бирә һәм кабул итә.
Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына, һүд:61 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
Saknas det avsnitt?
-
әл-Үәкийл - Ул Үзенең гыйлеме, камил кодрәте вә чиксез хикмәте белән мәхлукатлар белән идарә итә. Ул Үзенең яраткан колларына (әүлияләргә) җиңеллек бирә, аларны авырлыклардан ерагайта һәм аларның барча эшләрен җайлый. Ул галәмнәрне карап, барлап, тәрбия кылып торучы. Шуңа да, әгәр дә мөселман берәр нәрсә эшләргә уйласа, ул булдыра алганча барча сәбәпләрен кыла һәм аннары Аллаһка тапшыра, тәвәккәлли.
Бу исем Коръәндә ундүрт тапкыр искә алына, мәсәлән:
әл-Әхзәб:3
Әли-Гыймран:173
әл-Исра:65
әз-3үмәр:62 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
әл-Халикъ - Ул барча мәхлукатлар-ны элгәре булмаганча юктан бар итте. Барчасына тәкъдирләрен билгеләде һәм һәр нәрсәне үз урынына куеп тәртип урнаштырды.
Бу исем Коръәндә берничә урында искә алына, мәсәлән:
әл-Хәшр:24
әл-Әнгам:102
әз-3үмәр:62
Садь:71
Фәтыйр:3 һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
әт-Тәүүәб - Ул, кешеләрнең гөнаһ кылуларын ташлап, тәүбә кылып вә үкенеп, Аңа кайтуларын кабул итүдән туктамый. әт-Тәүүәб исеме ике төр белән билгеләнә:
1) Аллаһ Үзенең рәхмәте белән колның йөрәгендә үкенүне, тәүбәне, гөнаһны ташлап Аңа кайтуны илһам кыла, булдыра.
2) Ул колларының үкенүләрен, тәүбәләрен кабул итә.
Бу исем Коръәндә унбер аятьтә искә алына, мәсәлән:
әл-Бәкара:37,
әл-Бәкара:128,
әл-Хүҗүрат:12, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
әш-Шәфий - Шифалаучы - авыру-чирләрдән арындыручы димәктер. Тән һәм йөрәк чирләреннән Бер Аллаһ тәгалә генә чын-хакыйкый Шифалаучы. Аның шифасыннан башка шифа юк, һәм Ул гына авыру-чирләрдән арындыра.
әт-Табийб - Ул, чир-авыруның вә дәваның хакыйкатен Белүче, һәм сихәт-сәламәтлек вә шифа бирергә Аллаһ кына кодрәтле димәктер.
Бу ике күркәм исем Коръәндә искә алынмый, ә бәлки пәйгамбәребезнең (Салләллаһу аләйһи үә сәлләм) хәдисләрендә (әл-Бухари:5675), (Әбү Дауыд:4207) зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
Әл-Бәрр - Күп Яхшылык Кылучы
Ул колларына карата игелекле, аларга Күп Яхшылык Кылучы һәм аларның хәлләрен төзәтүче. Аллаһ изгелек кылучыларның әҗер-савабларын арттырып - аларга Күп Яхшылык Кылучы. Ә явызлык кылучыларны шунда ук җәзаламыйча, ә бәлки аларга тәүбә итәргә вакыт бирә, һәм тәүбә итсәләр аларның тәүбәләрен кабул итеп вә гөнаһларын ярлыкап -аларга Күп Яхшылык Кылучы.
Бу исем Коръәндә бер тапкыр гына искә алына: әт-Тур:28,
һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.
Аллаһ Тәгалә кешеләргә җиңеллек тели, аларга изге гамәлләрнең әҗер сәвапларын күп иттереп яза
гонах
яшерю -
Әл-Хәийи - Аллаһ тәгаләгә үлем вә фанилык (бетү) юк һәм мөмкин түгел. Ул бу нәрсәләрдән пакь, саф вә ерак, һәм Ул Мәңге Тере, Калучы.
Коръәндә 5 урында искә алына, мәсәлән:
әл-Бәкара:255
Әли-Гыймран:2
Таһә:5
әл-Фуркан:58
Га-фир:16
һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә.
Әл-Каййум - Үзлегеннән Бар Булучы, Барлап Торучы
Ул Үзлегеннән Бар булучы, һәм беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Аллаһ Үзенең камиллегендә вә сыйфатларында бернинди үзгәрешсез, тәэсирсез даими Калучы, һәм Ул барча мәхлукъларның тереклеген, яшәешен тәртиптә тотып Барлап Торучы!
Бу исем Коръәндә 3 урында искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:255
Әли-Гыймран:2
Таһә:111
"әл-Каим" дип әр-Рагьд:33 сүрәсендә искә алына, һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә. -
әш-Шәәкир һәм әш-Шәкүүръ - Ул колларының аз гына ихлас гамәлләренә Рәхмәтле буларак әҗер-савабын бирә, гөнаһларын гафу итә, ә бәлки кечкенә генә изге гамәл өчен әҗер-савабларны күпкә арттырып бирә. Ул дөньяның санаулы көннәрендә кылынган гамәлләр өчен, мәңгелек ахирәттә нигъмәтләрен бихисап бирә.
-
әс-Сәмийгь - Аллаһ барча тавышларны Ишетүче. Аның ишетүе мәхлукатларныкы кебек түгел, ә Үзенә генә хас рәвештә камил ишетү һәм ул ике төрле:
1) Аңа җирдә вә күкләрдә һичнәрсә дә яшерен түгел. Ул барча ишетелә торган нәрсәләрне Үзенең ишетүе белән чолгап алды һәм тавышларның барчасын да бер вакытта ишетә, Аның өчен алар берсе дә буталмый. Ул тышкыны да, эчкене дә; ачыкны да, яшеренне дә ишетә.
2) Аннан сораучыларны, дога кылучыларны вә Аңа гыйбадәт кылучыларны Ул игътибарсыз калдырмый, Аларның сорауларына җавап бирә вә әҗер-савап белән бүләкли.
әл-Бәсыйрь - Аллаһ барча нәрсәләрне; ачыкны вә яшеренне, якынны вә еракны Күрүче. Аның күрүе мәхлу-катларныкы кебек түгел, ә бәлки Үзенә генә хас рәвештә камил күрү. Аның күрүе җирдәге һәм күкләрдәге барча нәрсәләрне чолгап ала, хәтта караңгы төндә кечкенә кара кырмысканы, аның тышкы вә эчке әгъзаларын, эчендәге ризыкларын Күрүче. Ул үсемлекләрнең эченнән агучы суларны Күрүче. Аннан һичкем-һичнәрсә яшерен түгел, Аның күрүенең чиге юк. -
әл-Мүтәкәббир - Аллаһ олуглык вә горурлык Иясе. Ул мәхлукатларның сыйфатларыннан Бөек, аларның үзләрен өстен куюларыннан, мин-минлекләреннән Олуг, Горур, Мөтәкәб-бир. Аннан башка олуглык, горурлык, тәкәбберлек Иясе юк, бу исем Аңа гына хас һәм Ул гына Олуг, Горур, ә Аннан башкалар барчасы да түбән, кечкенә.
Бу исем Коръәндә бер урында искә алына: әл-Хәшр:23, Аллаһу әгьләм. -
әл-Җәббәр - Бу исем үзенә ошбу мәгънәләрне ала:
1) Ул барча мәхлукатлардан да Өстен, Югары.
2) Ул авырлыкларга сынган кешеләрнең хәлен төзәтә һәм мохтаҗларга ярдәм итә.
3) Ул мәхлукатларын Үзенең теләгән нәрсәсенә буйсындыра.
Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына: әл-Хәшр:23, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (салләлЛаһу гәләйһи уә сәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
әл-Мүһәймин - Ул галәмдәге барча мәхлукатларның гамәлләрен, ризыкларын, әҗәлләрен күзәтеп, барлап тора, аларны саклый. Ул аларның һәрнәрсә-сеннән хәбәрдар, аларның өстеннән хөкем итә һәм аларны саклый. Ул һәр эшнең асылын Күзәтеп, Барлап Торучы.
Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына: әл-Хәшр:24 -
Әл-Куддус, Әс-Суббух, Әл-Мумин - әлеге тапшыруда сүз Аллаһның бу охшаш мәгънәле исемнәрне турында бара.
әл-Куддүс - Ул берүзе генә Үзенә лаек булган камил сыйфатлар белән сыйфатлы Изге Зат, һәм Барлыкка Китерүчегә лаек булмаган барча кимчелектән, җитешсезлектән, мәхлукат-ларга охшаудан саф вә пакь.
Бу исем Коръәндә ике урында искә алына, мәсәлән:
әл-Хәшр:23
әл-Җүмүга:1
һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
әл-Кәриим - Ул тиешле җәзасын билгеләгәннән соң - гафу итә, вәгъдә кылганнан соң - үти. Әгәр дә Ул бирә икән, өметләнгәннән дә күбрәк бирә һәм күпме бирсә дә, кемгә бирсә дә Аның өчен барыбер. Әгәр дә, ихтыяҗларны сораганда Аннан башкага ялварсалар, Ул ризасызлык белдерә. Аннан читләшсәләр - шелтәли, ләкин ерагаймый. Ул Аннан сыену урыны вә яклауны сораган кешене ярдәмсез калдырмый, ә Үзе һичкемгә-һичнәрсәгә мохтаҗ түгел. Кемдә шушы нәрсәләр барчасы да җыелса, Ул "әл-Кәриим" була, ә бу мәгәр Бер Аллаһка гына хас.
-
Әс-Сәләм - Ул Үзенең Затында, сыйфат-фигыльләрендә булган камиллегенә сәбәпле, барча кимчелекләрдән, җитешсезлекләрдән Пакь-Сәламәт.
Ул Үзенең колларын иминлек-тынычлык таратуга, Ислам диненә һәм иминлек-тынычлык йортына чакыра. Аның чакыруына җавап бирүчеләр, ул йортка ирешә.
Барча иминлек-тынычлыкның башлангычы Аннан, һәм ахыры да Аңарда.
Бу исем Коръәндә бер урында искә алына: әл-Хәшр:23, һәм шулай ук хәдисләрдә зикер ителә, Аллаһу әгъләм. -
Бу исемнәр барысы да Аллаһның патшалык Иясе икәнлегенә ишарәт итә.
әл-Мәлик - Аллаһ хакыйкый, чын Патша, Хаким һәм Аннан да өстенрәк патша юк. Ул Үзе теләгәнчә эш итә, барча нәрсәне тәртипкә салып барлап тора. Ул боера вә тыя, бүләкли вә ала, күтәрә вә түбәнсетә. Ул дөнья вә ахирәт Патшасы һәм Аның хөкеме Үзенең патшалыгында хөкем сөрә.
Бу исем Коръәндә биш тапкыр искә алына, мәсәлән:
әл-Мүминүн:116
Таһә:114
әл-Хәшер:23
әл-Җүмүга:1
ән-Нәс:2
һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.
әл-Мәәлик - Аллаһ Үзенең милке булган җир вә күкләрнең, дөнья вә ахирәтнең Хуҗасы һәм Ул Үзе теләгәнчә идарә итүче.
Бу исем Коръәндә ике тапкыр искә алына, мәсәлән: Әли-Гыймран:26
әл-Фәтихә:3
һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм.
әл-Мәлиик - Аллаһ патшаларның Патшасы, хуҗаларның Хуҗасы. Бу исем олуглау төре һәм алдагы ике исемне дә үз эченә ала.
Бу исем Коръәндә бер тапкыр искә алына, мәсәлән: әл-Камәр:55, һәм шулай ук пәйгамбәребезнең (сәлләлЛаһу әләйхи уәсәлләм) хәдисләрендә зикер ителә, Аллаһу әгьләм. -
Рахмән һәм Рахиим сүзләре рәхмәт тамырыннан барлыкка килгән. Шул исемнәрнең мәгънәләрен һәм файдаларын хәзрәтебез ачыклап бирә.
-
Аллаһ тәгаләнең Әр-Рабб исеме - иң еш кулланыла торган исемнәрнең берсе булып тора
-
Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр